Татарстан атучысы Копыстынский Россия Кубогының беренче этабында алтын медаль алды

Татарстаннан тагын бер спортчы дүртенче булды

  (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кичә Адыгеяда «Дубрава» ату мәйданчыгында ир-атлар арасында “трап” күнегүендә медальләр комплекты уйнатылды. Татарстан атучысы Артем Копыстынский стендка ату буенча Россия Кубогы 1 нче этабының мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде.

Квалификациянең беренче көне нәтиҗәләре буенча Копыстынский лидерлар өчлеген төгәлләде. Якынча ярышларның икенче көнендә спортчы бер баскычка күтәрелде һәм 125 мишеньның 116 сына атып, ярымфиналга юллама алды.

Татарстанлы ярымфинал раундында 13 “тәлинкә” не ватты, шулай ук Роставтан Игорь Чебанов һәм Калуганың стендка ату мәктәбеннән Никита Якименко да шундый ук нәтиҗәләргә иреште. “Алтын матч”та катнашу хокукы өчен атышта Якименко хаталанды, ә Копыстынский белән Чебанов отты. Аннары алар 1 нче урын өчен финалда очраштылар, анда татарстанлы 12-10 исәбе белән җиңүгә иреште.

ТР стендка ату буенча Олимпия резервындагы Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Дамир Шәйдуллов 113 мишеньга атып ярымфиналга юллама өчен атышта катнашу хокукы алды. Ул 12 “тәлинкә” ватып, “бронза” өчен атышта катнашу хокукы алды. Кызганычка каршы, 3 нче урын өчен финалда Шәйдулловны Калуга өлкәсеннән Якименко җиңде. Нәтиҗәдә, татарстанлы 4 нче урынны алды, дип хәбәр итә ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат секретаре Ольга Камардина.