«Рубин» ялдан чыкты һәм Германиядә җыеннар башланды

Ял иттек, хәзер эшкә тотынырга вакыт, дип билгеләп үтте баш тренер Ринат Билалетдинов

  (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футбол клубы кыска вакытлы ялдан чыкты һәм Мюнхенда җыеннарда тренировкаларга кереште.
Казан командасы Германиядә «Мюнхен 1860» командасына каршы бер контроль матчта уйный, дип хәбәр итте казанлылар матбугат хезмәте.