“Биектау” спорт мәктәбенә 30 комплект хоккей формасы бүләк ителде

Район боз сараенда яшь хоккейчылар өчен бөтен шартлар тудырылган

 (Казан, 27 март, “Татар-информ”). Казанның “Баско” боз сараенда Татарстан шәһәрләре һәм районнары өчен хоккей киемнәре комплектлары алуга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру булды. Бәхетлеләр арасында Биектау районы да бар иде.

“Биектау” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә 30 комплект хоккей формасына сертификат бүләк ителде.“Биектау” боз сараенда яшь хоккейчылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Матди-техник базаны ныгыту Биектау районында хоккейны популярлаштыруга тагын да зуррак этәргеч бирер, дип өметләнәбез, дип белдерә “Биектау хәбәрләре” газетасы.