Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Былтыр оештырылган Мордовия Көрәш федерациясе беренче тапкыр спорт бәйрәме уздырган
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча республика турниры һәм ир-егетләр арасында билбау көрәше буенча күрсәтмә чыгышлар булган.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Узган елның 16 декабрендә оештырылган Мордовия Республикасы Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе үзенең беренче ярышларын 23 февральдә «Мордовия» спорт комплексында үткәрде. Бәйрәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мордовия командасы һәм Россия Көрәш федерациясе җыелма командасы катнашында яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча республика турниры һәм ир-егетләр арасында билбау көрәше буенча күрсәтмә чыгышлар узды.
Турнир Мордовия Спорт, яшьләр сәясәте һәм туризм министрлыгы, Мордовия Республикасы татарларының «Якташлар» Төбәк милли-мәдәни автономиясе, «Мордовия Республикасы спорт көрәше федерациясе» Мордовия төбәк иҗтимагый оешмасы, А.В.Мишин исемендәге олимпия резервындагы спорт көрәше һәм дзюдо спорт мәктәбе катнашында үткәрелде.
Ярышлар төгәлләнгәч, Россия Көрәш федерациясе башкарма директоры Ришат Мөбарәкҗанов Мордовиядә көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен Мордовия Республикасы Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе президенты Фәһим Шәфиевкә – Россия Көрәш федерациясенең көмеш билгесен тапшырды.
Мордовия Республикасы Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе вице-президенты Илдус Ямуковка һәм Россиянең спорт остасы, спорт көрәше буенча ир-егетләр арасында Россия чемпионатының көмеш призеры Абдулвахаб Асаиновка ТАССРның 100 еллыгы истәлек медальләрен бирделәр.
Ярышлар тиешле санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп һәм тамашачылар катнашыннан башка гына узды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз