Зәй егете кул көрәше буенча Россия беренчелегендә призлы урын алган

Раиф Яруллин май аенда Россия җыелма командасы составында Европа беренчелегендә катнашачак.

(Зәй, 27 февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). 18-23 февральдә Екатеринбургта армрестлинг буенча Россия беренчелеге узды. Анда Зәй егете кул көрәше буенча Россия беренчелегендә призлы урын алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Зәй егете Раиф Яруллин II урын алып, май аенда Россия җыелма командасы составында Европа беренчелегендә катнашачак.