news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов плей-офф сериясе башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары белән очраша

Татарстан Президенты хоккейчылар белән иртәгә аралашачак.

Миңнеханов плей-офф сериясе башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары белән очраша
president.tatarstan.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов плей-офф сериясе башланыр алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очраша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Континенталь хоккей лигасында плей-оффның чираттагы сериясе башланыр алдыннан республика Президенты традицион рәвештә «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очрашырга ниятли. Очрашу иртәгә билгеләнгән», - диде Галимова.

Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларга плей-офф сериясе уеннарында уңышлар теләячәк.

Узган сишәмбедә, 25 февральдә, «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» хоккейчылары белән очрашты. Татарстан клубы тренеры Евгений Перов әлеге уенны плей-офф алдыннан репетиция дип атады. Матч «Ак Барс» файдасына 3:2 исәбенә тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100