Чирмешәндә иң көчле волейбол командаларын ачыкладылар

Берничә айга сузылган бу бәйгедә Күтәмә командасы беренче урынны яулады.

(Чирмешән, 27 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр командалары арасындагы җиңүчеләре ачыкланды. Җиңүче кубогы һәм чемпионга дигән бүләк — 15 мең сум акча быел Күтәмә авылына китте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл җирлекләре, оешмалар, предприятиеләр вәкилләре катнашындагы традицион чемпионатта быел ир-егетләрдән 18 команда көч сынашты. Аларның уеннары көзен башланып, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көнендә төгәлләнде.

Соңгы, хәлиткеч финал уеннарында Күтәмә авыл җирлеге егетләре оста уен күрсәтеп, төп приз — 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды, икенче урынга чыккан чирмешәнлеләрне — 10 мең, өченче булган ульяновкалыларны 5 мең сум акча белән бүләкләделәр.

Ә хатын-кызлар арасында финал уеннары 6 мартка билгеләнгән. Бәйгедә катнашкан 12 команда арасыннан алтысы финалда ярыша. Анда Чирмешән, Яңа Элмәле, Ивашкино, Шешминка авыл җирлекләре командалары, район башкарма комитетының «Девчата» һам район үзәк хастаханәсе командалары кызлары туп сугачак.