news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән егетләре билбау көрәше буенча Казахстан турнирында призлы урыннар алган

Бәйге Нур-Солтан шәһәрендә 15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында үткәрелгән.

Чирмешән егетләре билбау көрәше буенча Казахстан турнирында призлы урыннар алган
Рафик Гатин

(Чирмешән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Лашман мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча Казахстанда узган халыкара турнирдан, республика данын яклап, призлы урыннар яулап кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында Нур-Солтан шәһәрендә оештырылган әлеге бәйгедә 70 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр категорияседә Нәзир Ибәтуллин — икенче, Динар Шакиров өченче урыннарга чыккан. Аларга грамоталар һәм медальләр тапшырылган.

Егетләрнең тренеры Рафик Гатин әйтүенчә, әлеге бәйгедә республикадан җиде көрәшче катнашкан. Аларның дүртесе призлы урыннар алган, шуларның икесе — Лашман авылыннан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100