Кукмара районы Ятмас Дусай авылында данлыклы көрәшче Батыр Гәрәй призына татарча көрәш ярышлары уза

Кукмара районы Ятмас Дусай авылында данлыклы көрәшче Батыр Гәрәй призына татарча көрәш ярышлары уза

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Иртәгә Татарстанның Кукмара районы Ятмас Дусай авылында яшүсмерләр һәм мәктәп укучылары арасында данлыклы көрәшче Батыр Гәрәй призына татарча көрәш ярышлары үтәчәк. Бәйгедә Кукмара, Саба һәм Мамадыш районнарыннан килгән яшь спортчылар катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Саба дулкыннары» радиосы мөхәррире Әлфия Мөбарәкова хәбәр итте.

Мондый ярышлар Ятмас Дусай авылында инде берничә ел рәттән үткәрелә һәм ул күркәм традициягә әверелеп китте, диде Әлфия Галимҗан кызы. Аны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – гомере буе авыл Сабантуйларында бил алышкан данлыклы көрәшче Батыр Гәрәйнең улы, Саба районы Югары Утар авылындагы балалар йорты директоры, Россия Федерациясенең атказанган социаль яклау хезмәткәре Имам Гәрәй улы Гәрәев. Бәйгене үткәрүдә Кукмара һәм Саба муниципаль районнарының хакимият башлыклары, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре дә зур ярдәм күрсәтә. Ярышта җиңү яулаган яшь батырларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шушы ук көнне авыл мәдәният йортында Саба һәм Кукмара районнары үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт була. Яшь көрәшчеләр һәм авыл халкы алдында һәвәскәр башкаручылар белән бергә, Казаннан кайткан кунаклар – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева һәм яшь җырчы Илһам Шәриф тә чыгыш ясаячак.

Кәримов Гәрәй Кәрим улы (Батыр Гәрәй) тумышы белән Кукмара районының Ятмас Дусай авылыннан. Ул 20 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлый. Авыл, район Сабантуйларында бил алышып, күп мәртәбәләр батыр кала. Үз гомерендә нинди генә эштә эшләргә туры килми аңа: көтүен дә көтә, алтын куллы балта остасы да була... Хатыны Бибигайшә апа белән алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Авылдашлары Батыр Гәрәйне бүген дә тирән хөрмәт белән искә ала. Соңгы елларда данлыклы көрәшченең исемен мәңгеләштерү максатыннан аның туган авылында татарча көрәш ярышлары үткәрелә башлады.