Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты катнашучыларына һәм кунакларына сәламләвен юллады

Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты катнашучыларына һәм кунакларына сәламләвен юллады

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). «Без Казан һәм Татарстан тарихында истәлекле вакыйга шаһитлары булуга ирештек – республикабыз беренче тапкыр туплы хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү урыны булды. Әлеге чараның Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү елында үткәрелүе аеруча куанычлы», - диелә Казан мэрының туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионаты катнашучыларына һәм кунакларына юлланган сәламләвендә.

Ул шулай ук хоккейчыларны, тренерлар, судьялар, кунаклар, күп санлы уен һәвәскәрләрен, «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнарын әзерләүгә күп көч керткән кешеләрне зур вакыйга - туплы хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү һәм Халыкара бэнди федерациясе оешканга 50 ел тулу белән котлады.