29 гыйнварда Казанга туплы хоккей буенча ХХV Дөнья чемпионатында катнашучылар белән рейс киләчәк

29 гыйнварда Казанга туплы хоккей буенча ХХV Дөнья чемпионатында катнашучылар белән рейс киләчәк

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 29 гыйнварда Татарстан башкаласына Канада, АКШ, Норвегия, Швеция, Финляндия, Голландия һәм Венгриядән спортчылар белән "Стокгольм-Казан" рейсы киләчәк. Аларны тренерлары, табиб һәм уен һәвәскәрләре озата бара.

"ТУ-154" самолеты көндез "Казан" халыкара аэропортына төшәчәк. Спортчыларны чартерлы китерү ТР Хөкүмәте тарафыннан оештырылган. Хоккейчылар "Сафар", "Болгар" һәм "Татарстан" кунакханәләрендә урнашачак. Бүгенге көндә Казанга Белоруссия һәм Казакъстаннан өлешчә спортчылар килде инде. Чемпионатта катнашучы эстониялеләр Казанга поезда 28 гыйнварда килеп җитәчәк.