Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән спортчылары Татарстан беренчелегенең алтын һәм көмеш медаленә лаек булды
Ярышларда «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбенең 6 командасы катнашты.
(Яшел Үзән, 26 ноябрь, «Татар--информ», «Яшел Үзән»). 2012 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге 20 һәм 21 ноябрьдә «Маяк» спорт комплексында узды.
Ярышларда «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбенең 6 командасы катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча алтынны «Мирный-1» командасы отты, көмеш медальне «Мирный-2» командасы алды.
Әлеге командаларның хоккейчылары Ульяна Пашанина һәм Вероника Лаврухина, шулай ук, «Иң яхшы уенчы» номинациясендә җиңүче булды.
Ярышларда җиңүчеләргә Татарстан Республикасы кубогы тапшырылды, призерлар лаеклы дипломнар һәм медальләр алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз