Чаллы спортчылары чаңгы буенча Дөнья кубогы этабында катнашачак

Ярышлар 26-28 ноябрьдә Финляндиядә узачак.

(Чаллы, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллының «Титан» спорт мәктәбе спортчылары Сергей Ардашев һәм Денис Филимонов Россия җыелма командасы составында чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогының старт этабында катнашачак.

Ярышлар 26-28 ноябрьдә Финляндиядә уза.

Дөнья кубогының беренче этабы программасында — 10/15 километрга классик стильдә спринтлар һәм шәхси узышлар, шулай ук 10/15 километрга ирекле стильдә узышу.