news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева дөнья рекорды куйды

Сочида Гран-прида Камилә Вәлиева ирекле программада (180,89 балл) һәм баллар суммасы буенча да (265,08 балл) рекорд куйды.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Сочида Гран-при вакытында кыска программа буенча дөнья рекорды куйды.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Камилә Вәлиева 87, 42 балл җыйды. Аңа кадәр рекордны Алена Костороная куйган иде (85,45 балл).

Камилә Вәлиева ирекле программада (180,89 балл) һәм баллар суммасы буенча да (265,08 балл) рекорд куйды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100