news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге була

Турнирдан соң Татарстанның җыелма командасы составы яңартыла.

Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге була
Илнар Төхбәтов

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 1-4 декабрьдә Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың иң көчле спортчылары ачыкланачак, шулай ук Бөтенроссия дәрәҗәсендә чыгыш ясау өчен Татарстанның җыелма командасы яңартылачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнирда республиканың төрле шәһәрләреннән — Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама һәм Болгардан 550 спортчы кыз катнаша.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чемпионат һәм беренчелек тамашачылардан башка узачак.

Ярышлар 9.00-19.00 сәгатьтләрдә Гимнастика үзәгендә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100