news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада шугалаклар ачылды

Бәйрәм кунаклары өчен «Барс» Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар, күңелле бәйгеләр һәм җырлар әзерләгән иде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада Тынычлык проспектындагы 63, 65 һәм Интернациональ урамындагы 1нче йорт ишегалларында боз шугалагы ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Бәйрәм кунаклары өчен «Барс» Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар, күңелле бәйгеләр һәм җырлар әзерләгән иде. Һәм, әлбәттә инде, катнашкан һәркем лаеклы бүләк алды. Шулай ук балаларны волонтерлар үзәгеннән Барсик сөендерде. Аның белән балалар фотога төштеләр, селфи ясадылар. Һава торышы салкын булуга карамастан, шугалак ачылган көнне беркем дә өшемәде, диелә хәбәрдә.

Искәртик, бәйрәм Алабуга шәһәр Советы депутаты, 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Миннечулпан Сафина ярдәме белән оештырылды.

Шәһәрдә тагын ике шугалак — 6нчы микрорайонда Тынычлык проспекты 4 санлы йорт адресы буенча физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында һәм 9нчы санлы мәктәп янында оештырылачак. Шулай ук 6нчы микрорайонда тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге дә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100