«Рубин» Казанда Швейцариянең «Сьон» командасын кабул итә

Очрашу УЕФА Европа Лигасының төркемле этабы 5 нче туры кысаларында уза

  (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). Бүген кич Казанның “Рубин”командасы “Kazan-Arena” стадионы кырында Швейцариянең «Сьон» командасын кабул итә. Очрашу УЕФА Европа Лигасының төркемле этабы 5 нче туры кысаларында уза.
«Рубин» – «Сьон» матчы Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатьтә башлана.