news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин»ның элеккеге тренеры «Ростов»ның баш тренеры итеп билгеләнде

Виталий Кафанов «Ростов»та 2015 елдан 2017 елга кадәр Корбан Бердыев штабында капкачыларның тренеры булып эшләгән иде, шулай ук 2019 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр баш тренер ассистенты вазифасын үтәде.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Рубин» футбол командасы капкачыларының элеккеге остазы Виталий Кафанов бүген «Ростов» командасының баш тренеры итеп билгеләнде. Бу хакта клуб матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узыйк, Виталий Кафанов «Ростов»та 2015 елдан 2017 елга кадәр Корбан Бердыев штабында капкачыларның тренеры булып эшләгән иде, шулай ук 2019 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр баш тренер ассистенты вазифаларын үтәде. Моннан тыш, белгеч Россия җыелма командасы капкачылары тренеры вазифасын да башкара.

Элегрәк Кафанов шул ук Бердыев бригадасында 10 ел «Рубин»да (2002-2013, 2018-2019 еллар), Казахстан җыелма командасында һәм Смоленск «Кристалл»ында капкачыларның тренеры булып эшләде. Соңгысында ул ярты ел дәвамында шулай ук, Бердыев «Рубин»га киткәннән соң, остазы вазифасын башкарды — белгечнең баш тренер ролендә бу бердәнбер тәҗрибәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100