news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасын җиңде

Уен 3:2 исәбенә төгәлләнде.

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасын җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасын җиңде.

Матч исәбе — 3:2. Уен Екатеринбургта узды.

Беренче периодның дүртенче минутында «Автомобилист» хоккейчысы Алексей Макеев исәпне ачты (1:0). Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Стефан Да Коста «Авангард» өчен икенче алканы кертте. Ул 2020-2021 еллар сезонында «Ак Барс» составында уйнаган иде (2:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Игорь Бобков урынына Тимур Билалов чыкты.

Унөченче минутта Даниил Тарасов алканы «Авангард» капкасына кертте (2:1). Уналтынчы минутта исәп тигезләште, гол авторы — Кирилл Петров. Алка капкасы урыныннан кузгалган вакытта керде, шуңа күрә хөкемдарларга видеокабатлау карарга туры килде. Нәтиҗәдә гол исәпкә алынды (2:2).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче периодның өченче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров командасын алга чыгарды (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бобков (Билалов);
  • Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Уил — Воронков — Петров, Журавлёв — Рукавишников;
  • Бровкин — Сафонов — Панюков, Лямкин — Адамчук;
  • Глухов — Бурмистров — Булатов (Кателевский), Лучевников.

«Автомобилист»

  • Галкин (Шикин);
  • Шумаков — Да Коста — Макеев, Трямкин — Блэкер;
  • Белоусов — Спунер — Мэйсек, Гуркин — Гәрәев;
  • Хрипунов — Кормье — Романцев, Арзамасцев — Щемеров;
  • Бочаров — Куликов — Жукенов, Салов.

«Ак Барс» киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә уздырачак. «Металлург» — «Ак Барс» матчы 28 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100