news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы егетләре Россиянең спорт мастеры белән регби уйнарга өйрәнә алачак

Павел Калашкин «Энергия» регби клубы тренеры булган.

Кама Тамагы егетләре Россиянең спорт мастеры белән регби уйнарга өйрәнә алачак
«Волжские зори» газетасы

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Кама Тамагы укучылары Россия спорт мастеры, Россия җыелма командасының баш тренеры Павел Калашкин ачкан регби секциясенә йөри алачак. Бу хакта «Волжские зори» газетасы хәбәр итә.

Секциянең беренче дәресенә бу спорт төре белән танышырга теләүчеләр күп җыелды.

«Спорт залы буш булмау сәбәпле, тренировканы иртәнге җидедә башларга туры килә, әмма бу яшүсмерләрне куркытмаган», диелә хәбәрдә.

Дәрес күңелле ярыштан башланды, аннары катнашучылар туп белән төп хәрәкәтләрне өйрәнде һәм туп белән уйнау серләренә төшенде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100