"Зенит" волейбол командасы Россия чемпионатында җиңүләр сериясен 60 матчка җиткерде

Казан волейболчылары Красноярскида "Енисей" командасын отты.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Зенит” волейбол командасы Россия чемпионатының 8 нче турында Красноярскида “Енисей” клубыннан өстен чыкты.

Красноярскида узган бүгенге матч “Зенит” командасы файдасына 3-1 (25:22, 25:20, 23:25, 26:24) исәбенә төгәлләнде.

Шулай итеп, Владимир Алекно шәкертләренең Россия чемпионатында җиңүләр сериясе 60 матчка җитте. Казан командасының ил чемпионатында 2015 елның ноябреннән бирле оттырганы юк.

Бу сезонда 8 уенны да җиңү белән төгәлләгән команда турнир таблицасының беренче баскычына урнашты.

4 ноябрьдә “Зенит” үз мәйданында Мәскәүнең “Динамо” командасын кабул итә.