Теләче көрәшчелләре янә җиңүчеләр рәтендә

Командалар беренчелегендә беренче командабыз Зәй районы командасыннан азга гына калышып, икенче урынны яулады.

(Теләче, 26 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Казанда “Ак барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион көрәш ярышлары булып узды. Гадәттәгечә, анда районыбыз быел да ике җыелма команда белән чыгыш ясады. Командалар беренчелегендә беренче командабыз Зәй районы командасыннан азга гына калышып, икенче урынны яуласа, икенче командабыз мактаулы беренче ун команда арасына кереп, сигезенче урынга лаек булды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Шәхси беренчелектә 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Фирзәр Гыйниятуллин, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Раил Нургалиев – беренче урынны яуладылар. 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Илдар Гыйниятуллин белән 130 килограммнан югары үлчәүдә бил алышкан Рамил Корбановлар икенче урынга лаек булдылар.130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Муса Галләмов – бишенче, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ярышкан Артур Зөлкәрнаев җиденче булдылар. Шулай ук беренче урынга тиң булган әлеге җиңүгә беренче команда вәкилләре Азат Нурмөхәммәтов, Илдар Мараков, икенче команда әгъзалары – Илдар Закиров, Ранис Галимуллин, Мөнир Галләмов, Рамил Мөхәммәтов, Азат Шәйхетдинов, Раил Мараков, Ленар Гатауллиннар үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Авыл батырларын гына үзенә җыйган әлеге мәртәбәле ярышка көрәшчеләребезне туплауда, аларны ярышларга хәзерләүдә һәм җиңүгә әйдәүдә команда вәкиле, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, тренер- остаз Рафис Мөбәрәкшин һәм хөкемдарлык иткән Венер Әскаровлар зур тырышлык куйдылар, диелә район басмасында.