Рөстәм Миңнеханов: “Зенит-Казан” – Татарстанның горурлыгы”

“Җиңүче командаларны Казан Кремлендә хөрмәтләүгә бәйле күркәм традиция яшәп килә”, - дип ассызыклады ул

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Кристина Иванова). “Зенит-Казан” волейбол клубы – Татарстанның горурлыгы”. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчылары һәм административ-тренерлар составы белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Россия чемпионнарын хөрмәтләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча эчке эшләр министры, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, клуб президенты – “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Җиңүче командаларны Казан Кремлендә хөрмәтләүгә бәйле күркәм традиция яшәп килә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Якшәмбе көнне биредә Россия чемпионнары – Казанның “Динамо” хатын-кызлар командасы волейболчыларын хөрмәтләделәр, бүген исә илнең иң яхшы ир-ат волейболчыларын бүләкләделәр.
“Зенит-Казан” – республиканың горурлыгы, ул 4 мәртәбә Россия чемпионы булды, ике тапкыр Суперкубокны отты, - дип ассызыклады ТР башлыгы. – Команда кызыклы уен күрсәтә. Волейбол популяр һәм кызыклы уенга әверелә. Сезнең җитәкчегез дә җитди – республика Дәүләт Советы башлыгы”.
Ул шулай ук республикада волейболның популярлыгын арттыру өчен аеруча мөһим булган “Зенит” командасы җиңүләрен формалаштыручы барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Р.Миңнеханов “Газпром” ААҖнең идарә рәисе Алексей Миллерга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Безнең алга таба да уңышларыбыз булыр дип ышанам, - диде Татарстан Президенты. – “Зенит-Казан” – ышанычны аклый торган команда. Сез “Газпром” акчалата ярдәм күрсәтә торган иң нәтиҗәле һәм куәтле командаларның берсе”.
“Сезнең һәр җиңүегез – безнең җиңү ул, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов команда уенчыларына һәм тренерлар штабына. – Сезнең һәр оттырышыгыз – безнең дә җиңелү. Без сезнең белән”.
“Җиңү арты җиңү яулыйсыз, без хәтта бүләкләр дә әзерләп өлгерә алмыйбыз”, - дип шаяртты ТР Президенты һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, “Зенит” командасының баш тренеры Владимир Алекно “Татарстанның атказанган фзик культура һәм спорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, өлкән тренер Александр Серебренников “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды. Команда уенчылары Максим Михайлов, Владислав Бабичев һәм башкаларга да “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылды.
Владимир Алекно ТР Президентына Россия чемпионаты алтын медален, шулай ук команда уенчылары сурәтләнгән картина тапшырыды.
Тантана бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.