“Ак Барс” “Северсталь” командасы белән уйнаячак

Чемпионат кысаларында көндәшләр 104 тапкыр очрашты: казанлылар активында 61 җиңү

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген “Ак Барс” Череповецта КХЛ чемпионатының чираттагы матчы – хоккей буенча Россия чемпионатында “Северсталь” командасы белән уйнаячак.
Командаларның очрашу вакыты – 19 сәгать. Матчта Юри Ренн (Финляндия), Алексей Раводин, Михаил Калинкин, Степан Капустин (мәскәүлеләр) судья бригадалары хезмәт күрсәтә.
“ТЯГ” телеканалы хоккей яратучыларга “Ак Барс”-“Северсталь” матчының турыдан-туры трансляциясен тәкъдим итә.
Чемпионат кысаларында көндәшләр 104 тапкыр очрашты: казанлылар активында 61 җиңү, 34 җиңелү һәм 9 уен ике як өчен дә тигез исәп белән тәмамланган иде, дип хәбәр итә “барслылар” матбугат хезмәте.