"Ак Барс" хоккейчылары бүген "Металлург" командасы белән очраша

Узган сезонда Магнитогорск клубы "Ак Барс"ны Гагарин кубогы өчен көрәштән төшереп калдырган иде.
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген – 26 сентябрьдә Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы уенын уздыра. Казан командасы Магнитогорскида “Металлург” хоккейчылары белән көч сынаша. Уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.Россия чемпионаты тарихында “Ак Барс” хоккейчылары “Металлург” командасы белән 98 тапкыр очрашкан: 46 уен – “Ак Барс”, 48 очрашу “Металлург” файдасына төгәлләнгән. Моннан тыш 4 матчта җиңүче ачыкланмаган.Узган сезонда көндәшләр үзара 6 тапкыр очрашты һәм бер генә уенда Казан хоккейчылары уңышка ирешә алды. Исегезгә төшерәбез, узган сезонда Магнитогорск клубы “Ак Барс”ны Гагарин кубогы өчен көрәштән төшереп калдырган иде.