Сергей Зиновьев икенче тапкыр әти булды

Казан клубы мәгълүматларына караганда, сөенечле хәбәр моның белән генә чикләнми...
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» ның һөҗүмчесе Сергей Зиновьев гаиләсендә шатлыклы вакыйга – казанлыларның яраткан спортчысы гаиләсендә икенче малай дөньяга килгән. Бу хакта «Ак Барс» ның рәсми сайты хәбәр итә.
Казан клубы мәгълүматларына караганда, сөенечле хәбәр моның белән генә чикләнми. «Ак Барс» ның элекке һөҗүмчесе Дмитрий Обухов кабат Казанга кайткан һәм бүген аңа чемпионатта башкала клубы өчен уйнауга заявка биреләчәк. Белгәнебезчә, быелгы сезон башында спортчы Түбән Каманың «Нефтихимик» командасына җибәрелгән иде. Ул Түбән Кама клубы өчен 8 матч уздырып, 3 алка кертергә, 1 пас бирергә өлгерде.