^“Рубин” “Терек”не отты

^“Рубин” “Терек”не отты

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Александр Абрамов). Казанның “Рубин” командасы Россия футбол премьер-лигасының 24нче туры матчында кунакта Грозныйның “Терек” клубын 5:1 исәбе белән отты.

Домингес 9нчы минутта ук беренче тупны кертте. Хуҗалар исә Симон Атанган ярдәме белән тәнәфескә кадәр исәпне тигезләде. 39нчы минутта Грозный футболчысы Кингстон уеннан чыгарылды һәм команда үз кырында сакланырга гына мәҗбүр булды. Баштарак хуҗалар капкаларын яхшы сакласалар да, 63нче минутта Кинкладзе “Рубин”ны кабат алга чыгарды. Биш минут ара белән Кинкладзе һәм Чижек тагын ике туп кертте. Ә ахыргы голның авторы – Домингес.