Мәскәүдә Россия Кубогы нәтиҗәләренә һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак

Мәскәүдә Россия Кубогы нәтиҗәләренә һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак

(Мәскәү, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Иртәгә Мәскәүдә "Новости" мәгълүмат агентлыгында Россия Кубогы нәтиҗәләренә һәм билбаулы көрәше буенча IV дөнья чемпионаты үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Россия Кубогы узган ял көннәрендә Мәскәү янындагы Подольскида үтте, билбаулы көрәш буенча IV дөнья чемпионаты агымдагы елның 1 октябрендә Татарстан башкаласының “Баскет-холл” бинасында узачак. Бу көнне Казанда дөньяның 56 иленнән 200гә якын спортчы төрле авырлык категорияләренә билгеләнгән 7 бүләк өчен көч сынашачак.

Мәскәүдә матбугат конференциясендә Халыкара һәм Бөтенроссия билбаулы көрәш федерацияләре президенты, грек-рим көрәше буенча Дөнья кубогы иясе Риф Гайнанов, грек-рим көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе Фәрхать Мостафин, Олимпия чемпионы һәм ике тапкыр Дөнья чемпионы Шамил Хисаметдинов катнашачак.