Татарстан йөзүчесе эстафетада яшүсмерләр арасында дөнья рекорды куйды

Яшүсмерләрнең 4х100м га яңа дөнья рекорды хәзер 3:45.85 тәшкил итә

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Россия командасы Сингапурда юниорларның дөнья чемпионатында 4х100м га катнаш эстафетада үсмерләрнең дөнья рекорды куйган.

Россия җыелмасы составында Антон Чупков, Даниил Пахомов, Арина Опенышева, Татарстан вәкиле Ирина Приходько чыгыш ясаган. Үсмерләрнең яңа дөнья рекорды хәзер 3:45.85 тән гыйбарәт. Бу хакта Бөтенроссия йөзү федерациясенең “ВКонтакте”дагы рәсми битендә хәбәр ителә.

Шул рәвешле, Приходько үсмерләр арасында эстафетада дөнья чемпионаты җиңүчесе булды.