«Мордовия» – «Рубин» матчына Карасев хөкемдарлык итә

Элегрәк Сергей Карасев "Рубин" уеннарында 18 тапкыр баш судья сыйфатында эшләгән

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия чемпионатының 7нче турына арбитр һәм инспекторлар билгеләнгән.

 30 августта Самараның "Металлург" стадионында узачак "Рубин" белән "Мордовия" арасындагы матчка 36 яшьлек Сергей Карасев җитәкчелегендәге арбитрлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк. Судьяның ассистентлары – Антон Аверьянов (Мәскәү) һәм Алексей Лунев (Новосибирск), инспектор – Александр Лапин (Уфа),  РФПЛ делегаты – Александр Разинский (Мәскәү).

Элегрәк Сергей Карасев "Рубин" уеннарында 18 тапкыр баш судья сыйфатында эшләгән иде. "Рубин" әлеге матчларда биш тапкыр җиңде, биш тапкыр тигез исәпкә уйнады һәм сигез тапкыр җиңелү ачысын татыды, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.