Кудрявцев Пекинда җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында Россиягә медальнең беренчесен яулап бирде

Спортчы 400 метрга каршылыклар аша йөгерүдә көмеш алды

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Денис Кудрявцев Пекинда җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында кичә Россия җыелма командасына медальнең беренчесен китерде: ярышларның 4 нче көнендә спортчы 400 метрга каршылыклар аша йөгерүдә көмеш алуга иреште.

23 яшьлек Денис Кудрявцев дөнья беренчелегендә алдагы 2 әйләнәне, шәхси рекордын яхшырта төшеп, 48.51 һәм 48.23 секундлы шәп нәтиҗә белән йөгереп узды. Дөрес, финалга көчен җыеп бетерә алмас дигән шөбһә булды, шулай да, россияле дистанциянең беренче метрларыннан ук бик ышанычлы йөгереп, соңгыларын узганда лидерларның берсе иде. Соңгы каршылыкны үткәч, хәле беткән Денис, тешләрен кысып, кенияле Николас Беттны гына үткәреп, финиш сызыгын икенче булып уза алды. Николасның вакыты – 47.79, Денисның – 48.05 – бу илкүләм рекорд һәм карьерасындагы чираттагы шәхси казаныш. Моңа кадәр Россия рекордын 1998 елда Руслан Мащенко куйган иде. Шул рәвешле, Денис Кудрявцев дөнья чемпионаты тарихында шушы дистанциядә беренче россияле медалист булды. Бронза медаль 48.17 вакыт белән – Багама утраулары спортчысы Джеффри Гибсонда, дип хәбәр итә Россия Җиңел атлетика федерациясе матбугат хезмәте.

Фотосурәт championat.com сайтыннан алынды.