Казанда бадминтон буенча “Tatarstan Open Junior” бөтенроссия яшүсмерләр турниры старт ала

Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Чиләбе, Уфа, Ижевск, Воронеж һәм башка шәһәрләрдән иң көчле юниорлар җыела.

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). 28-30 август көннәрендә Казанның Теннис академиясендә беренче тапкыр “Tatarstan Open Junior” бөтенроссия яшүсмерләр турниры узачак.

Ярышлар “Yonex Гран-При 2015/2016” үсмерләр сериясе этабы булып тора. Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Чиләбе, Уфа, Ижевск, Воронеж һәм башка шәһәрләрдән иң көчле юниорлар җыела. Татарстан Республикасын Казан, Саба, Алексеевск, Кайбыч, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Тәтеш, Аксубай районнарыннан бадминтончылар тәкъдим итәчәк.

Приз фонды 150 мең сумны тәшкил иткән рейтинг турниры өч яшь категориясендә: 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2002 – 2003 нче елларда туганнар, 2000 – 2001 нче елларда туганнар арасында ялгыз, парлы һәм катнаш категорияләрдә каралган.

Ярышларны ачу тантанасы 28 нче август 14 сәгатьтә узачак. Турнирга керү ирекле. Бу хакта ТР Бадминтон федерациясе хәбәр итә.