Казанда хоккейчы Алексей Морозов белән саубуллашу матчы узарга мөмкин

Рөстәм Миңнеханов Шәфәгать Тәхаутдинов белән шундый мөмкинлек турында фикер алышкан

  (Казан, 26 август, «Татар-информ»). Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына эш сәфәре кысаларында, “Ак Барс” ХСК президенты, ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхаутдинов белән Казанда хоккейчы Алексей Морозов белән саубуллашу матчы уздыру мөмкинлеге турында фикер алышкан.

Бу хакта “Татар-информ” МА на үз чыганакларыннан билгеле булды.

Искәртеп узабыз: “Ак Барс” ның экс-капитаны, 37 яшьлек Алексей Морозов берничә көн элек хоккейчы карьерасын тәмамлау турында белдерде. Элек клуб инициативасы буенча һөҗүмченең Мәскәүнең ЦСКА командасы белән килешүе гамәлдән чыгарылган иде.

Морозов “Ак Барс” өчен 2004-2013 елларда чыгыш ясады. Ул Казан клубы белән өч тапкыр ил чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе, Европа чемпионнары кубогы һәм Континент кубогы иясе, Россия чемпионатының көмеш призеры булды. Ул шулай ук ике тапкыр Дөнья чемпионы һәм 1998 елгы кышкы Олимпия уеннарында көмеш медаль иясе. Спортчы II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены һәм “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнгән.