Чаллыда ике мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк

Универсаль мәйданчык футбол, баскетбол, волейбол уеннары өчен җиһазландырылган уен кыры булып тора.

(Чаллы, 26 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Яңа уку елына Чаллыда тагын ике мәктәптә универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк.

Пушкин исемендәге 78нче пролицей һәм 43нче урта мәктәп территориясендә урнаштырылачак. Мәйданчыкларның әзерлеге 95 процент тәшкил итә.

Универсаль мәйданчык футбол, баскетбол, волейбол уеннары өчен җиһазландырылган уен кыры булып тора.