Ринат Дасаев - «СпортFM Казань» радиосының «Голос Рубина» тапшыруы кунагы

Ул "Рубин" уеннарыннан тәэсирләре белән уртаклашачак һәм үзенең карьерасындагы кызыклы хәлләр турында сөйләячәк

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген «СпортFM Казань» радиосы эфирында «Голос Рубина» тапшыруының чираттагы чыгарылышы була. Аның кунагы - легендар капкачы Ринат Дасаев.  

Ул "Рубин"ның узган сезондагы уеннарыннан тәэсирләре, "Kazan-Arena" стадионында  алган хис-кичерешләре белән уртаклашачак һәм үзенең карьерасындагы бик күп кызыклы хәлләр турында сөйләячәк.

Шулай ук тапшыруда "Рубин" футбол клубының күптән түгел ачылган интернет-кибете - store.rubinfc.com турында да шактый мәгълүмат биреләчәк. 

Тапшыруны бүген, 26 июнь көнне 13.00дә, 91.9 fm да тыңлагыз.