Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасын 1 млрдка якын телетамашачы күрәчәк

Башкалада чемпионат ачылышында күрсәтеләчәк "Пилигрим" тамашасының репетицияләре бара

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасын 1 млрдка якын телетамашачы күрәчәк. Бүген бу хакта журналистларга башкала мэры Илсур Метшин сөйләде, ул "Татнефть-арена"да "Пилигрим" тамашасының репетициясендә булды. Аның премьерасы 24 июль көнне спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасында күрсәтеләчәк.

"Ни кызганыч, без тамашаның бер өлешен дә күрсәтә алмыйбыз. Универсиада алдынннан булган кебек, без барын да сер итеп саклыйбыз, бу тамашачылар өчен сюрприз булырга тиеш, - диде шәһәр башлыгы. - Шунысын гына әйтә алам: тамаша гаять гаҗәеп булачак, зурлыгы буенча гына түгел, ә без беренче тапкыр тормышка ашырырга ниятләгән эксклюзивлар буенча да".

Мэр сүзләренчә, оештыручыларга җавапллык бик зур. "Универсиада безнең беренче мәхәббәт, беренче җыр булды. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты күпкә зуррак. Без 190 илдән катнашучыларны көтәбез - бу рекордлы күрсәткеч, - дип ассызыклады И.Метшин. - Барселонада узган спортны су төрләре буенча алдагы чемпионатны 3,7 млрд телетамашачы караган. Аккредитацияләншгән телерадиокомпанияләр саны буенча без Казандагы чемпионат ачылышын 4 млрд, ә ачылыш тантанасын 1 млрд-ка якын кеше карар дип өметләнәбез. Бу Казанга үзен бөтен дөньяга таныту өчен гаҗәеп мөмкинлек", - дип өстәде Илсур Метшин.

Искәртеп узабыз: "Пилигрим" тамашасы 8 тапкыр кабатланачак. Һәр тамашага билетлар чемпионат башланырга 100 көн кала,апрель уртасында ук, сатыла башлады. Ачылыш тантанасына керү билеты 500дән 5000 сумга кадәр тора, ә калган тамашаларга - 500дән 3 мең сумга кадәр. Бүгенгә 15 меңгә якын билет сатылган, барлыгы - 50 меңләп билет.