Универсиаданы дөньяның 105 илендәге телеканаллар күрсәтәчәк

Уеннарны 3 Россия телекомпаниясе һәм 13 халыкара ММЧ күрсәтә

 (Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарына, спорт ярышларына билетларны алып өлгермәгән кешеләр Универсиаданы телевизордан карый алачак. Студентлар уеннары көн саен “Евроспорт”, “Россия 2” һәм “ТНВ” каналларында Олимпиадаларны күрсәтү режимында трансляцияләнәчәк.

Бөтендөнья җәйге Универсиада тарихында беренче тапкыр Казандагы уеннар бер үк вакытта 105 илдә күрсәтеләчәк. Уеннарны 3 Россия телекомпаниясе һәм 13 халыкара ММЧ күрсәтәчәк.

“Евроспорт” каналында 80 сәгатьтән артык туры трансляцияләр планлаштырылган. Универсиадада тәкъдим ителгән 27 спорт төреннән йөзү, суга сикерү, волейбол, җиңел һәм авыр атлетика, спорт гимнастикасы, баскетбол, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэда ишүгә басым ясалачак.

6 нчы июльдән Универсиада ВГТРК каналларында бөтен телеэфирның 80 процентын алып торачак, ә 7 сеннән 17 нче июльгә кадәр иртәдән кичкә кадәр трансляция барачак.

Татарстанның “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы көн саен Универсиаданы яктыртачак. Монда Уеннарның иң яхшы спортчылары һәм мактаулы кунаклары катнашында “Универсиада көндәлеге” тәкъдим ителәчәк, ә сәгать 10.00-12.00, кичке вакытта сәгать 18.00-21.00 спорт ярышлары трансляцияләнәчәк. “ТНВ” төбәк тамашачылары өчен Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарын күрсәтәчәк. Каналда, хәбәрләр тапшыруларында һәм “Хәерле иртә” программасында Универсиадага багышланган махсус проектлар каралган. Телевизион трансляцияләрне оештыру буенча эшчәнлек Kazan-Arena футбол стадионы тарриториясендә Универсиада өчен махсус төзелгән вакытлы конструкциядә - Халыкара тапшырулар үзәгендә (IBC) тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.