Универсиада уты Яңа Чишмәдә, Чирмешәндә, Аксубайда һәм Нурлатта булды

72 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары символын Татарстан шәһәрләре урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды

 (Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Кичә Бөтендөнья студентлар уеннары символы Татарстанның дүрт шәһәрендә: Яңа Чишмәдә, Чирмешәндә, Аксубайда һәм Нурлатта – булды. Торак пунктларның меңләгән халкы Универсиада утын сәламләде. 72 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары символын Татарстан шәһәрләре урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды.

Бу көнне ут эстафетасын беренче булып, Яңа Чишмә кабул итте, монда шәһәрнең 10 кешесенә Универсиада уты факелын алып бару хокукы бирелде.

“Без бүген Яңа Чишмә җирендә Универсиада утын каршы алуыбызга ихлас күңелдән шат, республика җитәкчелеге стдентлар спортына зур игътибар бирә. Безнең районда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә заманча спорт объектлары төзелде, - дип ассызыклады Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсәхов. – Сезгә иминлек, ә спортчыларга югары казанышлар телим. Универсиада, алга!”

Чирмешәндә ут эстафетасы яшьләр үзәге каршындагы мәйданда башланды. Маршрут озынлыгы якынча 3000 м булды.

“Бүген безнең кулларда планета халкының туганлыгы һәм бердәмлеге символы булды. Мондый масштаблы бәйрәмнән соң, Чирмешәннең тагын да күбрәк халкы сәламәт яшәү рәвешен алып барыр һәм спорт белән шөгыльләнер, дип ышанасы килә. Сезгә Универсиада утының йөрәкләрдә калуын һәм чаткыларының яхшылык һәм шатлык таратуын телим!”, - дип билгеләде Чирмешән муниципаль районы киңәшчесе Әмир Мәгыйзов.

Ут эстафетасын кабул иткән Аксубай Татарстанның Бөтендөнья студентлар уеннары символы булган 18 нче шәһәре булды. Аксубайның 19 кешесе факел алып бару хокукын алды.

“Мин спорт, яшьлек һәм сәламәтлек бәйрәмендә булуыма бик шат. Безнең районда спортка зур игътибар бирелә, яшьләр сәламәт яшәү рәвешен алып бара, һәм шуңа да Универсиада утының Аксубай җиренә килеп җитүе аеруча куанычлы”, - дип ассызыклады Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов.

Бу көнне ут эстафетасын соңгы булып, Нурлат кабул итте. Шәһәрнең 31 кешесе факел йөртүче булды, алар арасында – студентлар, спортчылар, волонтерлар, муниципаль район хакимияте, Универсиада компания-партнерлары вәкилләре.

Эстафета шәһәр касәсенә ут кабызу белән тәмамланды. ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шәрәпов, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Кәшәпов тантананың мактаулы кунаклары булдылар.

“Казан берничә көннән Бөтендөнья студентлар уеннарын кабул итәчәк. Бүген Нурлат студентлар спорты үзәкләренең берсе булып тора, һәм мин, Универсиада утының безнең шәһәрдә булганы өчен, рәхмәт әйтәсем килә”, - дип билгеләде Наил Шәрәпов.

“Мин Нурлат халкын сәламләвемә шатмын, Нурлат – яшь, актив, спорт шәһәре, һәм бүген Универсиада утын каршы алу моны күрсәтте”, - дип ассызыклады Марина Патяшина.

Тантана соңында Марина Патяшина шәһәр җитәкчелегенә истәлеккә Универсиада уты эстафетасы факелын тапшырды.

Татарстанда ут эстафетасын алга таба Чистай, Балык Бистәсе һәм Мамадыш кабул итәчәк, анда Универсиада уты бүген барып җитәчәк, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.