«Арча» бассейнында «FINA» үзәге стипендиатлары үзенчәлекле мастер-класслар үткәрде

Алар биредәге гореф-гадәтләр, милли ризыклар белән танышты, Яңа Кырлайда экскурсиядә булды.

(Арча, 26 май, «Татар-информ», «Арча-информ», Гөлнур Миннебаева). 25 май көнне, «Арча» спорт мәктәбе кунаклар кабул итте. Су спорт төрләрен үстерүче «FINA» үзәге стипендиатлары Татарстан Республикасы белән танышу кысаларында Арча районында тукталды. 

Төрле республикадан җыелган спортчыларны районга кергәндә үк чәкчәк белән, гармун уйнап каршы алдылар. Кунаклар белән бергә татар халык биюен дә башкардылар.

Бассейн каршында аларны районның алдынгы йөзүчеләре каршы алды. Балалар кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Стипендиатлар үз чиратында безнең укучыларга мастер-класслар уздырды.

Шулай ук алар биредәге гореф-гадәтләр, милли ризыклар белән танышты, Яңа Кырлайда экскурсиядә булды.