Татарстанның иң яхшы стендка атучылары Россия команда чемпионатында чыгыш ясый

Василий Мосин һәм Светлана Демина Ауропа чемпионатына сайлап алу ярышларында катнашачак
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүнең «Кузьминки» комплексында стендка ату буенча Россия команда чемпионаты старт алды. Турнирда 200дән артык спортчы катнаша, шул исәптә Татарстан вәкилләре дә. Республика Василий Мосин һәм Светлана Деминга зур өметләр баглый.
Россия команда чемпионаты 13–26 июльдә Хорватиядә үтәчәк Ауропа чемпионатында катнашу өчен сайлап алу ярышлары булып тора, дип хәбәр ителә Россия Стендка атучылар берлегенең рәсми сайтында.