Әгерҗедә полиция Кубогына хоккей турниры уза

Боз өстендә Әгерҗе һәм Удмуртия командалары очраша.

(Әгерҗе, 26 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедә 27, 28 мартта полиция Кубогына хоккей турниры үткәрелә. Быел ул унынчы тапкыр узачак, дип яза җирле басма.

Боз өстендә Әгерҗе һәм Удмуртия командалары очраша. Уеннар сәгать 9да башлана. Әгерҗелеләргә көч бирергә килегез.