Зәйдә фигуралы шуу ярышлары узачак

Ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

 (Казан, 26 март , “Татар-информ”). Зәйдә фигуралы шуу спорты популярлаша. Яшь спортчылар районнан читтә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 28-29 мартта “Яшьлек” боз сараенда яшүсмерләр арасында фигуралы шуу буенча район ачык беренчелеге уздырылачак. Фигуралы шууга битараф булмаганнар ярышны карый ала, дип игълан итте “Зәй офыклары” газетасы.