Татарстан атучысы Крашенникова Россия Кубогы этабында көмеш медаль алды

Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ТР Стендка ату буенча ярышларда беренче атуда ук төгәллеген күрсәтте

 (Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан атучысы Светлана Крашенникова Россия Кубогының 1 этабында көмеш медаль алды. Турнир кичә Краснодарда “Дубрава” ату мәйданчыгында башланды һәм ярышларның беренче көнендә спортчы хатын-кызлар арасында “трап” күнегүендә 1 комплект медаль уйнатылды.
Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ТР Стендка ату буенча ярышларда беренче атуда ук төгәллеген күрсәтте. Спортчы кыз 75 мишеньнең 70 енә эләктерде, ярымфиналда тагын 12 “тәлинкә”не ватты һәм “алтын матч”ка юллама алды. Финалда беренче урын өчен көрәштә көндәш өстен булды, ә Крашенникова икенче урынны алды.
Бүген 26 мартта, Краснодарда, ир-атлар арасында икенче комплект медаль уйнатыла. Татарстанлылар Артем Копыстынский белән Дамир Шәйдулловның уңышлы чыгыш ясаячагына өметләнә, дип хәбәр итә ТР Пуля һәм стендка ату федерациясе матбугат секретаре Ольга Камардина.