Россия чаңгычылары дөнья чемпионатында алтын медаль яулады

Чемпионатта Татарстан чаңгычысы да катнаша.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Финляндиянең Лахти шәһәрендә уза торган чаңгы спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында Россия чаңгычылары Сергей Устюгов һәм Никита Крюков командалы спринт төрендә алтын медаль яулады. Икенче урында – Италия, өченчедә Финляндия чаңгычылары. Россия чаңгычыларына җиңү яуларга Норвегия һәм Финляндия спортчыларының финиш алдыннан егылуы да булышты.

Әлеге төр буенча илнең хатын-кыз чаңгычылары да уңышка иреште – Наталья Матвеева һәм Юлия Белорукова Норвегия кызларыннан гына калышып, көмеш медаль яулады. Бронза медаль ияләре – Америка чаңгычылары. Шунысы да игътибарга лаек: Россия хатын-кыз чаңгычылары дөнья чемпионатында командалы спринтта соңгы тапкыр 2005 елда медаль яулаган булган. Ул вакытта Юлия Чепалова һәм Алена Сидько өченче булган иде.

Исегезгә төшерәбез, 22 февраль – 5 март көннәрендә Финляндиянең Лахти шәһәрендә чаңгы спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. Россия җыелмасы составына Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков та кергән. Кичә ул 30 чакрым арага скиатлон төрендә 8 нче булып финишка килгән иде. Әлеге ярышта Сергей Устюгов чемпион булган иде. Гомумән алганда, Устюгов әлеге чемпионатта өч узышта катнашып, ике алтын һәм бер көмеш медаль яулады инде.