"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев"ка оттырды

Көндәшләр февральнең соңгы көнендә кабат "Уфа Арена"да очрашачак.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары бүген "Уфа Арена" боз сараенда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды кысаларында "Ак Барс" җирле "Салават Юлаев" командасына каршы өченче матчны уздырды. Матч боз хуҗаларының җиңүе белән төгәлләнде.

Уфа командасы икенче период башына исәпне 3:0 ясап куйган иде инде – боз хуҗаларыннан Кирилл Капризов, Денис Куляш һәм Линус Умарк уңышка иреште. Шуңа да карамастан, "Ак Барс" икенче период азагына 11 минут эчендә өч алка кертеп, исәпне тигезли алды.

Әмма кунакларның шуннан да артыгына көче җитмәде – өченче периодта Энвер Лисин керткән алка "Салават Юлаев"ка җиңү китерде.

КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды. "Салават Юлаев" (Уфа) – "Ак Барс" (Казан) – 4:3 (2:0, 1:3, 1:0)
1:0 Капризов (Умарк, 05:15, күплектә)
2:0 Куляш (Лисин, Паршин, 07:59)
3:0 Умарк (Леписте, 23:06, күплектә)
3:1 Малыхин (Лукоянов, 23:30)
3:2 Секач (Токранов, Свитов, 31:18, күплектә)
3:3 Азеведо (Ткачев, Токранов, 33:59, күплектә)
4:3 Лисин (Паршин, 51:04).

Капкачылар: Гаврилов (Сведберг, 33:59) – Гарипов
Сериядә исәп: 1 - 2.

Сериядә дүртенче очрашу 28 февральдә кабат "Уфа Арена"да уза.