«Рубин» Рязанцевның эш джибын җанатарлар арасында пенальти сериясендә “уйната”

Капкада Казан клубы голкиперы Юрий Нестеренко торачак, ә конкурсны арбитр Михаил Небогатиков күзәтәчәк

  (Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Илдар Райманов). Казанның “Рубин” командасы Испаниянең “Бетис” командасына каршы УЕФА Европа лигасы финалының 1/16 җавап матчы ахырында җанатарлар арасында, кышын “Зенит”ка күчкән, ярымсакчы Александр Рязанцевның эш джибын пенальти сериясендә “уйнатырга” планлаштыра.

Бу бүләккә ия булу өчен, берничә пенальти ясарга кирәк була, дип хәбәр ителә “Рубин”ның рәсми сайтында.

Капкада Казан клубы голкиперы Юрий Нестеренко торачак, ә конкурсны арбитр Михаил Небогатиков күзәтәчәк. Моннан тыш, җанатарларны — iPad, телевизор кебек кыйммәтле бүләкләр, шулай ук бушлай "кыр " кухнясы һәм кайнар эчемлекләр "көтә".