“Ак Барс” һәм “Нефтехимик” Спорт сараенда очраша

Көндәшләр Россия чемпионатларында 60 тапкыр очрашты

  (Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы, Олимпия уеннары белән бәйле рәвештә, игълан ителгән тәнәфестән соң, КХЛ чемпионатының беренче матчын үткәрә.
Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы белән очрашу Спорт сараенда 19.00 сәгатьтә башлана. “Ак Барс” – “Нефтехимик” матчында Владимир Букин, Александр Черенков, Сергей Шелянин, Александр Садовников судьялары бригадасы хезмәт күрсәтә.
Көндәшләр Россия чемпионатларында 60 тапкыр очрашты: казанлылар активында 40 җиңү, 15 җиңелү һәм 5 тигез исәп.