news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре республика ярышында җиңү яулаган

Алар ярышта штурм баскычыннан менү һәм 100 метрлы каршылыклар полосасын узу буенча төрле дәрәҗәдәге 5 медаль яулады.

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре республика ярышында җиңү яулаган
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җыелма командасы Россиянең башка төбәкләреннән 15 команда арасында Татарстан Премьер-министры кубогына XVII Бөтенроссия янгын сүндерү-коткару спорты ярышларында 1нче урын алды. Түбән Кама янгын сүндерүчеләре дә бу җиңүгә үз өлешен кертте.

Алар ярышта штурм баскычыннан менү һәм 100 метрлы каршылыклар полосасын узу буенча төрле дәрәҗәдәге 5 медаль яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ике төр ярышта да алтын медальгә хатын-кызлар арасында Ангелина Сысоева лаек булды. Өлкәннәр арасында штурм баскычында Татьяна Пиунова көмеш медаль алды. 

Ир-атлар арасында штурмда бронзага Алексей Кузнецов ия булды. 

Урта яшь төркемендәге янгын-коткару спорт мәктәбе укучылары Вероника Стерликова һәм Айзилә Шәйхетдинова 100 метрлы полосаны узуда 2 һәм 3 урыннар яулады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100