news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә татар-мөселманнар арасында мини футбол турниры узды

Бйгене Чувашия мөхтәсибәте һәм Чувашия республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган.

Чувашиядә татар-мөселманнар арасында мини футбол турниры узды
https://tatar-congress.org

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Чувашиядә яшәүче татар-мөселманнары арасында мини футбол буенча республика турниры оештырылды.

22 гыйнвар көнне Комсомольск спорт комплексында узган әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы яза.

Турнирны Үзәкләштерелгән дини оешма — Чувашия мөхтәсибәте һәм Чувашия республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган.

Ярышларның тантаналы ачылышында Чувашия мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин һәм республикадагы милли-мәдәни автономия рәисе Хәйдәр Сафиуллин чыгыш ясады.

Турнирда 11 команда катнашты. Беренче урынны Урмай авылыннан «Урмай» командасы яулады. Шыгырдан спортчылары — икенче, Комсомольск районыннан Динамо командасы өчен урында.

Җиңүчеләрне супер Кубокка финал турниры көтә. Ул Чабаксар шәһәрендә март ахырында узарга тиеш, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100