Туплы хоккей буенча ХХV Дөнья Чемпионатына билетлар сатыла башлый

Туплы хоккей буенча ХХV Дөнья Чемпионатына билетлар сатыла башлый

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген сәгать 15.00 дә 30 гыйнвардан 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк туплы хоккей буенча ХХV Дөнья Чемпионатына билетлар сату башлана. Билетларны "Ракета" стадионы һәм Спорт сарае кассаларында сатып алырга мөмкин. Балалар өчен билетлар бәясе - 10 сум, олылар өчен 25 сум тора. Моннан тыш, билетларны (8432) 74-88-75 телефоны аша броньларга мөмкин.